ПЫ’Ф ИТҮ ф. 1) Пыфылдау, пуфылдау, пыф дигән тавыш чыгару. Шуннан мин тычканны мәченең авызы янына куйдым. Мәче пыф итте дә икенче җиргә күчеп ятты. Т.Миңнуллин

2) Кисәк кенә берәр нәрсә бөркү, өрү. Ашыкмыйча гына тәмәке төреп кабызды, чирәм өстенә сузылып ятты, пыф-ф итеп һавага төтен өргәннән соң, --- күзләрен йомды. Ф.Шәфигуллин. Илдус абый: «Вакыт-вакыт авызыңа салкын су алып, пыф итеп өсләренә бөрке», – дип өйрәтеп калдырды. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә