ПЫТЫ’Р-ПЫТЫР КИЛҮ ф. к. пытыр-пытыр итү. Бу йөгәнсез хатын --- пытыр-пытыр килеп, җыен юк-барны сөйләп, эшсезлек сатып йөри. Ф.Хөсни. --- пытыр-пытыр килеп шәһәр урамнары буйлап чабышкан әлеге мотороллерларны аеруча җенем сөйми. А.Хәсәнов. --- янәшәсендәге абый ниндидер тимер ыргакны үзенә таба тарткан иде – тыр-тыр берара пытыр-пытыр, дөбер-шатыр килеп торды да әкрен генә кузгалып китте. А.Фәләх



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә