ПЫТЫРДА’У ф. 1) Өзек-өзек тигез ритм белән эшләп, шартлаулы яңгыравык тавыш чыгару, пытыр-пытыр итү, пытыр-пытыр килү. Үләмәнең аръягыннан пытырдап матай килеп чыкты. Ә.Баян. Аргы баштагы каланча янында пытырдаган тавыш ишетелә: колхозның шофёрлары машина кабыза. Р.Кәрами. Тракторның моторы бөтен көченә пытырдап эшли башлады. А.Вергазов 2) күч. Бик күп, тиз һәм аңлаешсыз сөйләү. Пыты-пыты пытымыр Пытырдарга тотыныр. Бер пытырдый башласа, Юк качып та котылу. Р.Ишморат Пытырдап алу Берара яки бер тапкыр гына пытырдау. Кинәт трактор, шартлауга охшаш коточкыч тавыш чыгарып, ике-өч мәртәбә пытырдап алды да пырх-пырх итеп тынып калды. Ә.Вергазов Пытырдап җибәрү Пытырдый башлау Пытырдап кую Бер тапкыр пытырдау Пытырдый башлау Пытырдарга тотыну. Каһәр суккан ул көймә моторы. Кайчак егерменче тартуда гына пытырдый башлый. М.Әмир |