ПЫТЫРДАТУ ф. Пытыр-пытыр иткән тавыш чыгару. [Контролёр] әллә ниткән тимер каптыргыч белән шул билетны пытырдатып, иясенә кире бирә. Ш.Маннур. --- барлык пытырдыкларның моторын җыеп алып үтилгә җибәрер идем. Йөрсеннәр [мотоциклны] пытырдатмыйча этеп кенә. Ф.Яруллин. Йөрәгемә пытырдатып хәнҗәр кададымыни! Р.Батулла Пытырдата башлау Пытырдатырга тотыну Пытырдатып алу Берара, тиз генә пытырдату Пытырдатып җибәрү Пытырдата башлау Пытырдатып кую Бер тапкыр пытырдату |