ПЫ’Т-ПЫТ иярт. 1) Мотор эшләгәндә, каты җирлеккә өзек-өзек су тамганда, тиз-тиз сөйләшкәндә чыккан тавышны белдерә. Рита примуска ут кабызды, ул арада мин кулларны юып алдым. Бераздан карыйм – Рита юк. Бүлмәдән пыт-пыт тавыш ишетелә. М.Мәһдиев 2) Ут бер кабынып, бер сүнеп яну, нәрсәдер өзек-өзек бөркелү, коелу рәвешен белдерә. Хайванның күзеннән пыт-пыт тама, Агадыр кап-кайнар яшьләре. Н.Думави |