ПЫСКЫТУ ф. 1) Ялкынсыз яндыру, төтәтү. Сөенешеп, алар йөгерешеп килеп җиттеләр, учактан пыскытып ут кабыздылар. Н.Фәттах. Колхоз бакчачыларының Тимеркыя янында Кыйбазы елгасын буып, түтәлләрне сугарып маташканнарын, кырау төшәрдәй салкынайтса, шунда төтен пыскытып төн үткәргәннәрен авыл бичәләре көлкегә дә чыгардылар. Ш.Янбаев

2) Тәмәке тарту, төтәтү. Хатыны үләргә ята, ә аның гамендә дә юк, иртә таңнан чыга да, үзен үзе кочаклап, тәмәке пыскыта. А.Гыйләҗев. Җирән сакаллы удмурт карты трубка пыскыта ---. М.Мәһдиев. Ул бик сирәк тарта, я дус-ишләре белән очрашканда ---, я бик дулкынланган чагында гына. Ә бүген бертуктамый пыскыта. Р.Кәрами

3) эвф. Сасы ис чыгару, сасыту

Пыскыта башлау Пыскытырга тотыну. Ул --- янчыгыннан чеметеп махорка алып кәгазьгә салды, --- кабызып пыскыта башлады.Р.Кәрами

Пыскыта бирү Бернигә карамыйча пыскытуны дәвам итү. Җәмәгать урыннарында беренче июньнән тәмәке тартуны тыя торган закон әлегә беркемне куркытмый бугай: элеккечә пыскыта бирәләр. Мәдәни җомга

Пыскытып алу Тиз арада, тиз генә пыскыту. Ир-ат тәмәке пыскытып алгач, тагын берәмләп автобуска тулдылар. Р.Кәрами. Тамбурга чыгып тәмәке пыскытып алдык. Д.Гыйсметдинов. Укытучылардан качып кына тәмәке пыскытып алдык. А.Гыймадиев

Пыскытып җибәрү Пыскыта башлау. – Әйдә, өйрәнә тор, – дип, әтисе рульне Әмиргә тапшырды. Үзе, арткы утыргычка ук күчеп, тәмәке пыскытып җибәрде. Ф.Яруллин. Хәзер биредә Алмаз булсын, берәр тәмәкесен пыскытып җибәрсен иде, ә дигәнче язып ташлар иде ул мәкаләсен. И.Сираҗи. Пыскытып җибәрмисеңме дигәндәй, үзенә немец сигаретын суздылар. Идел

Пыскытып карау Пыскытырга тырышу; сынау, белү максаты белән пыскыту. Шул авылда мин малайлар белән качып кына тәмәке пыскытып карадым бит! Казан утлары

Пыскытып кую Бер тапкыр, бераз гына пыскыту. – Нуриевка кирәкле тән сакчысы менә мин үзем була алам! – диде ул һәм, зур канәгатьлек хисләре кичерә-кичерә, тәмәкесен пыскытып куйды. Р.Вәли

Пыскытып тору Әле, шушы моментта пыскыту. Баскычта ике егет тәмәке пыскытып тора. Р.Кәрами. Олы юл кырыенда «Колхида» сигареты пыскытып торабыз. Р.Вәлиев. Нәрсә хакында әйткәннәрен иптәшләре генә түгел, милиция идарәсенең баскыч төбендә бер-бер артлы тәмәке пыскытып торган теге сержант та аңлады. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә