ПЫСКЫЛДА’У ф. 1) Пысык-пысык иткән тавыш чыгару. Моңарчы күз яшьләрен көч-хәл белән тыеп тоткан карчык кинәт әкрен генә пыскылдап елап җибәрде. А.Шамов

2) Шундый тавыш чыгарып елау. Аның колагына пыскылдаган тавыш ишетелде. Атака

3) Пыс итеп һава чыгу. Гармун күрегеннән һава пыскылдады

4) к. пыскаклау. Ә аты, арбасы белән, бер читтә пыскылдап яуган яңгырга арты белән борылып, тик кенә тора, ди. Г.Бәширов

Пыскылдап алу Аз гына, бераз пыскылдау

Пыскылдап җибәрү Кинәт пыскылдый башлау

Пыскылдый башлау Пыскылдарга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә