ПЫСКУ ф. 1. 1) Ялкынланмый гына төтен чыгарып яну, көйрәү. Мае бетеп, пыскып утырган лампаның ялкын теле кинәт сикереп куйды ---. М.Галәү. Мортаза белән «сары чәч»нең гөнаһысыннан җирәнгәндәй, ут ялкыны да үрләп китәргә ашыкмады, ниедер пыскыды, ниедер эреде, чыжылдады. К.Тимбикова. Пыскыган учакны яратмыйм, җылысы юк, төтене генә күзгә керә. Р.Кәрами 2) Ялкыны сизелер-сизелмәс булып яну. Янында берничә шәм пыскый, почмакка икона сөяп куелган. Г.Гыйльманов. Йорт эчендә пыскып һәм кысылып янган сукыр ут, ярым капланган парлы тәрәзә аша омтылып, күзен урамга төрткән дә үтүче-сүтүчегә әле монда җан әсәре булганлыгын хәбәр иткәндәй иде. Ф.Яхин. Өстәл өстендә күгәргән консерва банкасына мылтык мае салынган, шуңа филтә тыгылган кысык лампа пыскый. Хезмәт даны 3) к. пыскаклау. Көннәр буе пыскып елак яңгыр сибәли ---. Э.Шәрифуллина. Пыскып кына яуган көзге яңгыр тәрәзә пыялаларына буй-буй эз сала. Г.Әдһәм. [Яңгырның] бигрәк пыскып яуганы теңкәгә тия, бер тотынса, туктый белми. Р.Кәрами 4) күч. Бик аз гына, сизелер-сизелмәслек дәрәҗәдә булу. Кайсы гына суга кармак салсам да, күңелемнең кайсыдыр төшендә яшерен өмет пыскыды: әлеге алтын балыгым килеп кабар кебек тоелды. Г.Сабитов. Әмма күңелендә сүнәр-сүнмәс пыскыган ялгыз чаткы аның өчен караңгы төндә кыйбла булып балкыган якты йолдызга бәрабәр иде. Җ.Дәрзаман. Хәзер инде авылның егермеләп хуҗалыгында гына тормыш пыскый. Ватаным Татарстан 5) күч. Эчтән генә, тирә-юньдәгеләргә сиздерми торган, яшерен берәр уй, теләк, хис саклау. [Шәйхаттар] төптә Советка дошманлык ачуы белән пыскый. Г.Толымбай 6) күч. Үкенү, өметсезләнү, өметсезлеккә бирелү. Хәзер безне шул өч тиен тормый торган балыкчылар да санга тыкмый, нинди хурлыкка калдык, дип пыскыдылар [алар]. Г.Толымбай. Менә монысы – безнең опера ариясе. Яратам шундый героик арияләрне. --- Пыскыма! Г.Әпсәләмов 2. пыскып рәв. мәгъ. 1) күч. Акрын гына; бик сүлпән. Аның сүзләре, миннән яшеренеп пыскып елавы тагы йөрәгемә төште. Г.Ибраһимов. Аның сәбәбен барыбыз да күпмедер дәрәҗәдә ишетеп белә: дистә еллар гөрләп торган сәүдә эшләребез пыскып кына бара башлады. Р.Сәгъди. Әмма ул инде пыскып та елый алмый иде. Ф.Яхин 2) күч. Зур эшләр белән шөгыльләнмичә, бөек фикерләр белән янмыйча, төссез, борчусыз гына (тормыш алып бару тур.). Салкын кан белән уйлыйбыз, салкын кан белән яратабыз, салкын кан белән генә янабыз. Пыскып. Ш.Галиев. Ә кичен аны биергә чакырды: – Әйдә, ятма пыскып, хәрәкәттә – бәрәкәт. Биючеләрне күрерсең, үзеңне күрсәтерсең. Ә.Сәлах. Нигә, йөрәк, Ярсый-ярсый шулай янасың? Көрәш мәйданына атылып чыгып, Киләмени батыр каласың? Еллар буе пыскып йөрүләрдән Ялыктың шул, ахры, ялыктың. Р.Ягъфәров Пыскып алу Берара, бераз пыску Пыскып тору Хәзер, шушы вакытта пыску; озак пыску. Шулай да янып беткән учакның көле астында утлы күмерләр пыскып тора әле. Х.Камалов. Ашарга ризык бетте, баш очында, күңелсез кыяфәтләргә кереп, каракучкыл болытлар чабыша, тоташ дип әйтерлек вак яңгыр пыскып тора. Ф.Сафин. Пыскып торган яңгыр да мәйданга җыелган халыкның кәефен төшерерлек түгел иде. Шәһри Казан Пыскып яту Озаклап пыску; пыску процессында булу. Янган йортлар урынында әле һаман пыскып ята торган кисәүләр, янмаган йорларның байтагының түбәләре каерылган, койма-капкалары ауган иде. Р.Батулла. Халык арасында, Кәсле шәһәренең канализация сулары да Караболакка агызыла, дигән сүзләр йөри, шуңа күрә елга хәзер кышларын да катмый икән, ул яшелле-зәңгәрле төтеннәр чыгарып пыскып ята. Ф.Бәйрәмова Пыскый башлау Пыскырга тотыну. Тик, беләсеңме, вакыты-вакыты белән синдә, ничектер, ялкын сүнгән кебек була. Дөресрәге, янудан туктап, пыскый башлыйсың кебек. М.Хәсәнов. Аның балачагы вакытыннан элек тәмамланды, чөнки илдә сугыш уты кабынды. Мөнҗия өчен ул ут алданрак та пыскый башлаган иде инде. К.Тимбикова. Уч-уч ташлаган туфракка түзмәде, ут пыскый башлады, гөлт итеп тагын кабынырга тырышты. Р.Хафизова |