ПЫСКАКЛА’У ф. Әкрен генә сибәләү. Яңгыр пыскаклый гына. Ш.Камал. Тышта пыскаклап көзге яңгыр ява. Л.Ихсанова. Ләкин урамда кышкы салкын бураннар урынына көзге елак яңгыр пыскаклый. Ватаным Татарстан Пыскаклап алу Аз гына, бераз пыску Пыскаклап тору Даими яки әледән-әле пыскаклау; хәзерге моментта пыскаклау. Күкләр атна буе пыскаклап торды, тәмам җелекләргә үтте. Р.Бәшәр Пыскаклый башлау Пыскакларга тотыну. Яңгыр да пыскаклый башлады. З.Мәхмүди. Айсинә урамга чыкканда, вак яңгыр пыскаклый башлаган иде. Н.Көбәш. – Яңгыр пыскаклый башлады! – дип кычкырам, юеш бүрегемне чөйгә элеп. Шәһри Казан |