ПЫСКАК с. 1) Бик вак, томан сыман, иләп ява торган. Сирәк лампочкалар, пыскак яңгыр күзне алыштыргангамы, әллә артык кабалангангамы, ул абынды-сөртенде ---. М.Маликова. Томандай томалап пыскак яңгыр сибәли иде. Х.Сарьян. Пыскак яңгыр яуды да яуды. М.Галиев 2) Сүрән, бик тонык, йомшак. Пыскак утлар белән яктыртылган автовокзал алды тып-тын һәм бушап калган иде. М.Галиев |