ПЫРЫЛДА’У ф. 1) Пыр-пыр иткән тавыш чыгару. --- таллар башына каргалар кунаклаган, ахрысы, инде йокыга да киткәннәр. Ара-тирә берәрсе саташып карылдап ала, кунаклаган ботагыннан ычкынып пырылдый ---. М.Мәһдиев. Maтай, мәче күргән эт шикелле пырылдап, яңадан алга атылды. Ф.Баттал. Очкыч бер-ике йортны узып болайга таба килде, утларын балкытып, нәкъ Гафифә әбинең өе турысында, такта түбәгә тияр-тимәс пырылдап, бераз эленеп торды ---. А.Гыймадиев

2) Җиңелчә пыр-пыр иткән тавыш чыгарып, бер урыннан икенче урынга очу. Ара-тирә яфраклар шыбырдашып куялар. Пырылдый-пырылдый коңгызлар очып үтә. Г.Әпсәләмов. Куркынган бытбылдыклар, тургайлар пырылдап кара һавага күтәреләләр. А.Гыйләҗев. Баш очыннан гына, «Кая пар-рассыз?» дигәндәй, пырылдап, чыпчыклар өере очып үтте. А.Хәлим

3) күч. Бик тиз һәм җиңел генә хәрәкәт итү, йөрү, бию. Бу кыз шундый җитез бөтерелә, шундый җиңел пырылдый: ул миңа абый ясап бирә торган салам курчак биюен хәтерләтте. Г.Бәширов

4) күч. Ярсу, дулау, ачулану. – Нәрсә син, әллә шөрепләрең бушый башладымы? – диде Таһия, пырылдап. Х.Камалов. Ә хатының пырылдый икән, син аны театрга алып барып карале, шуннан күңеле булыр, чынлап әйтәм. Ватаным Татарстан. Рәхилә, өстенә кайнар су койдылар диярсең, пырылдап, өстәл артыннан кузгалды да --- ванна бүлмәсенә кереп китте. Ирек мәйданы

Пырылдап алу Аз гына, бераз пырылдау

Пырылдап китү Кинәт кенә пырылдый башлау. Ул авызын йомып та өлгермәде, аңа ялгап чиләкле хатын пырылдап китте ---. Г.Мөхәммәтшин. Мужикларны бу дәрәҗәгә җиткерүдә дәү әнинең үз гаебе дә бар булса кирәк, ул тик торганнан да пырылдап китә, кирәкмәгәнгә шикләнә ---. В.Астафьев

Пырылдап кую Кыска гына, бер тапкыр пырылдау

Пырылдый башлау Пырылдарга тотыну. Каһәр суккан нәрсә ул көймә моторы. Кайчак егерменче тартуда гына пырылдый башлый. М.Әмир. Пырылдый башласа: «80 яшьләреңә кадәр шулай янымда мыр-мыр килеп йөрсәң ярар иде әле», – дим. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә