ПЫРХЫЛДА’У ф. 1) Пырх, пырх-пырх иткән тавыш чыгару. Болай күңелсез бару картны туйдыра башлый. – Әйт әле, улым, – дип сорый ул, – нинди кошчык пырхылдап узды ул куаклар арасыннан? Әкият. Абзый бер кызарды, бер агарды. Үзендә әрепләшерлек көч тә тапмыйча, борыны белән пырхылдады да каядыр китеп барды. Ә.Баян. Яфраклар арасында пар сандугач пырхылдый. Н.Гыйматдинова

2) Пырх, пырх-пырх итеп көлү. Иң элек кәнфит-прәннек күп ашаудан унсигезгә генә калган тешләрен «җемелдәтеп», сипкелле Хәнәфи пырхылдады. Л.Лерон. Без, авызларыбызны каплап, туйганчы пырхылдадык. А.Гыйләҗев. Авылның кайсы очында күренсәм дә: «Кара, кара, әнә Тореадор килә», – дип пырхылдыйлар иде малайлар. Язмышлар яңарганда

Пырхылдап алу Тиз генә, кыска гына пырхылдау. [Җырчы кызлар] өстәл янындагы алыпларны күрү белән, --- бер-берсенә карашып я пырхылдап алдылар, я тыелып кына нидер гайбәтләшеп алдылар. Н.Фәттах

Пырхылдап җибәрү Кинәт пырхылдый башлау. Шул чак Асия: – Төрледән кирәк! Сайлап алырлык булсын! – дип пырхылдап җибәрде. Э.Касыймов. Һәм Рәүф поскан урынында чыдаша алмыйча пырхылдап ук җибәрде. Г.Иделле. Хатыннар дәррәү көлешә башладылар. Мин дә пырхылдап җибәрә яздым. Шатлыклы кайгы

Пырхылдап кую Пырх иткән кыска тавыш чыгару. Җыр тынгач, күңелсез бер тынлык урнаша, пырхылдап куйган тавышлар, көлүне томаларга тырышып йөткерүләр ишетелеп тора... Ә.Баян. Кемдер пырхылдап куйды. Җ.Дәрзаман

Пырхылдый башлау Пырхылдарга тотыну. Укучылар пырхылдый башлагач кына аңына килеп, кадагын чалбар кесәсенә яшереп куйды. Г.Мөхәммәтшин. Аннан кулы белән тезенә шапылдатып куйды да учы белән авызын томалап: – Димәк ки, син монда... – дип, тагын пырхылдый башлады. Р.-Н.Гүнтәкин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә