ПЫ’РХ ИТҮ ф. 1) Кисәк пошкыргандагы яки төчкергәндәге, кинәт көлеп җибәргәндәге кебек тавыш чыгару, кисәк чыккан һава агымы шау тудыру. Малай бик гаҗәпләнеп карап-карап торган да: «Бәй, апа, былтыргы «А» бит бу!» – дип кычкырган. Артта кемдер пырх итеп куйган. М.Әмирханов. Кинәт кыр үрдәге пырх итеп һавага күтәрелде ---. Н.Гыйматдинова. Кәмран авызына шулкадәр онытылып карап тора иде, чыдый алмыйча, пырх итеп көлеп җибәрдем. Р.-Н.Гүнтәкин 2) Газ, төтен һ.б.ш. бөркелеп чыгу рәвешен белдерә |