ПЫ’Р-ПЫР КИЛҮ ф. к. пыр килү. – Ярар, сиңа ни, ике дөнья – бер кәнди. Ни беләсең соң син? – Ана пыр-пыр килеп мыгырданды. Х.Камалов. Ә баш очында тургайлар! Пыр-пыр килеп очалар. А.Гыйләҗев. Яшь укытучы зурлап җыенып эшкә китүгә берничә айлар узгач, безнең өй янына пыр-пыр килеп бер матай туктады. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә