ПЫ’Р-ПЫР иярт. кбт. 1. к. пыр. Тирә-ягымда ниндидер кортлар тонык кына безелди, ниндидер кошлар пыр-пыр очып китәләр ---. Ә.Еники. – Кара бит син аны, әнкәсе, ничек үсеп беткән, тәмам егет булган, – дип, баскан урынымда пыр-пыр әйләндерергә кереште. Р.Гыйззәтуллин. Ишегалдындагы күлдәвектә чыпчыклар пыр-пыр канат чылата. Н.Гыйматдинова

2. рәв. мәгъ. күч. Тузынып, дулап. Хатын кызулык белән чемоданга киемнәрен тутырды да аннан пыр-пыр кире бушатты. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә