ПЫРЛА’У ф. 1) Пыр итү, пырылдау (1 мәгъ.). Пырлап оча икән тургайлар. М.Җәлил. Пырлап мотоцикл кабына. Ф.Яруллин. Мөҗип тракторның пускачын кабыза алмады. Пырлый да туктый. Р.Батулла

2) күч. Каты ачулану, дулау. Шуннан яшь бабай кызып киткән. Нәнә әйтмешли, пырлаган, хәтта кулындагы капчыгы белән нәнәгә кизәнгән дә бугай әле. Т.Миңнуллин. Галләм караваты да кузгатылды, авыру дип тә тормадылар, эзләп-эзләп тә Оркыяны таба алмагач, аңа да янап, әйтмәгәннәрен калдырмый, пырлап чыгып киттеләр. Р.Рахман. Ул пырлаганда эндәшмәвең артык. Ф.Баттал

3) күч. Үзалдына ачуланып, үпкәләп йөрү. Әйдә, әйдә, туйганчы ачулансын, эчен бушатсын, дип уйлый Хәбир һәм төп кебек эндәшми, чыдый. Фәрдәнә пырлады-пырлады да Тәүгизне эзләргә чыгып китте. Х.Камалов

Пырлап карау Сынау өчен пырлау. Хатыны да пырлап-пырлап караса да, эшне аерылышуга кадәр илтеп җиткермәде. Н.Әхмәдиев

Пырлап китү Кинәт, көтмәгәндә пырлый башлау. «Мин ни әйтмәм, үз башы юкмыни аның?» – дип, тагын пырлап китте әни. Т.Миңнуллин

Пырлый башлау Пырларга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә