ПЫ’Р КИЛҮ ф. к. пыр итү. Пыр килеп бөтен үрдәкләр күтәрелделәр. Ф.Кәрим. Бер чигенә [кош], Бер килә, Пыр тузына, Пыр килә! Ш.Галиев. Башка вакытта: «Сиңа урын беткәнме әллә, нигә диванга утырасың, бар өстәл янына!» – дип пыр килгән Айгөл шым гына ята биргәч, дусты шикләнә калды. Шәһри Казан |