ПЫ’Р ИТҮ ф. 1) Шундый тавыш чыгару, пырылдау (1 мәгъ.). --- гыйгылдашып очкан шат акчарлаклар, пыр итеп баш өстеннән генә үтеп торучы кыр үрдәкләре, --- түгәрәкләнеп тезелешкән егетләр – үз ишләре, үз тиңдәшләре, аның яшьлек хыялларын әллә кайларга алып киттеләр ---. А.Гыйләҗев. Әйтерсең шушы эчке аваз кинәт кенә пыр итеп оясыннан очып чыккан коштай күктә талпына, җиһанны иңләп канат кагына, үзенә тиңдәш рухын эзли. Н.Хәсәнов. Баш очыннан пыр итеп ярканат очып китте... Д.Галимов

2) Шундый тавыш чыгарып очу, әйләнү. [Песнәк] пыр итте дә тәрәзә төбендәге каенга барып кунды. Д.Аппакова

3) күч. Ачулану, дулау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә