ПЫРДЫМСЫЗЛЫК и. Пырдымсыз булу үзлеге. Аннары Һаҗәрне, каты куллы җитәкче дип, райком секретаре иттеләр. Анда да Бәештәге күк дуамаллыгын, пырдымсызлыгын куды. Ф.Сафин. Самат --- пырдымсызлыгын танырга теләмичә генә сөйләнә бирде ---. Р.Ишморатова. Булыр, әйтер, бер дә жәлләп тормас, балта күтәрсә – чаба, тешләсә – өзә торган, пырдымсызлыгы өчен Тупас кушаматы алган Гайфулла бит ул. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә