ПЫРДЫМСЫЗЛАНУ ф. 1) Тиз кабынып китү, сабырсызлану, холыксызлану. Түбән карап кына эшне аңлатты: – Миңниса үзе тавыш чыгарды... --- Үзе гаепле. Кая киткәнен әйтмәде. Зерәгә пырдымсызланды. М.Мәһдиев. Аңа рәнҗешемнең нигезсез икәнлеген уема китереп, ачылып китәргә тырышып карадым, күңелемне биләгән ачу, йөгәнсез ат кебек, һаман пырдымсызланды ---. А.Гыйләҗев. Һәм аның каршында пырдымсызланып, нәфрәтеннән тагын да сөйкемсезләнгән, --- керле чәч очлары берет астыннан тырпаеп чыккан Ниса нинди ямьсез, котсыз күренде. М.Маликова

2) Чыгымчылау. [Ат] ияргә өйрәнгән икән, пырдымсызланмады, --- салмак кына юырта бирде. Г.Мөхәммәтшин. Ни булган үгезгә, ник ачуланган? Бүтән вакытта бер дә пырдымсызланмый иде бит. Н.Әхмәдиев

3) Урынлы-урынсыз сүзләр сөйләү, тыйнаксызлану

Пырдымсызлана бару Торган саен ныграк пырдымсызлану

Пырдымсызлана башлау Пырдымсызлану билгеләре сизелү, күренү. Гадәттә, «бөке»ләрдә машиналар пырдымсызлана, кычкырта башлыйлар бит. Татарстан яшьләре

Пырдымсызланып алу Берара, бераз пырдымсызлану

Пырдымсызланып китү Кинәт пырдымсызлану

Пырдымсызланып тору Әледән-әле яки һәрвакыт пырдымсызлану. Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә скинхедларның әледән-әле пырдымсызланып торулары – бик хәвефле сигнал. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә