ПЫРДЫМСЫЗ с. 1) Тиз кабынучан, сабырсыз, холыксыз, үз-үзен тота белми торган. Кырыс, пырдымсыз хатын. Гомер буе иренә җылы сүзе дә, юньле карашы да булмаган. Ш.Галиев. Сәхнәдә бик аз гына вакыт күренеп калган арада, Вера Ивановнаның без, артистка Динара Гыймадиева башкаруында, пырдымсыз, мәгънәсез, юньсез кеше икәнлеген шәйләп калырга өлгерәбез. Сәхнә 2) Әрсез. Миңа – яланаяклы пырдымсыз бер малайга – монда искитәрлек берни дә юк иде. Г.Бәширов. – Бигрәк пырдымсыз инде мәчегез, – дип ризасызлыгын белдерде күрше. Җ.Юныс 3) Эшнең рәтен белмәүчән, юньсез, мәнсез. Пычкы әнә утын сараенда. Тик кара аны, малайларыңа биреп үтмәсләтеп бетермә. --- Синең малайлар – бик пырдымсыз нәмәрсәләр. Ф.Яруллин. Берара район мәдәният йортында шактый пырдымсыз җитәкче эшләп алды. Татарстан яшьләре 4) Бәрәкәтсез. Йомшак утын пырдымсыз була. Мәкаль |