ПЫРГЫ и. бор. Зур басым белән су сиптерә торган насос эчәге очына киертелгән җиз көпшә; су насосы үзе; брандспойт. Уттан соң пыргы ни дә пешкәк ни! Мәкаль. Янгынчылар күргәннәр, Пыргы тотып килгәннәр, Су сиптергәч пыргыдан, Чыдый алмый ыргыган. Н.Исәнбәт |