ПЫРАНЛА’У ф. сөйл. 1) Бик каты ачулану, дулау, тавыш куптару. – Булдырмас ул! Чабатадай авызы килешеп кенә тора! – диде картый, пыранлап. – Агу салып бирсәң, агу эчәр. Н.Фәттах. – Мине атагызның яки үзегезнең дусларыгыз кызыксындыра дип уйласагыз, бик зур хата кыласыз! – дип ярып салдым да пыранлап чыгып киттем. Р.-Н.Гүнтәкин 2) Очыну, җилкенү. Менә уртада торган гармунчы янына ялт итеп бер егет килеп керде. Килеп керүе булды, әй китте бөтерелеп, китте сикерә-сикерә пыранлап, аягына күзләр дә иярми! Г.Бәширов Пыранлап алу Аз гына, бераз пыранлау Пыранлап китү Кинәт, юктан гына пыранлау |