ПЫРАНЛАТУ ф. сөйл. 1) Куу, туздыру; куркытып качыру. Әүвәл авыл халкы немецлар биредә озаккадыр дип уйламый, менә-менә Кызыл Армия борылып килер дә фрицларны пыранлатып куып алып китәр, дигән өмет белән яши. И.Гази. «Кыз – яшь нәрсә, тәки солдатның баллы теленә алданып башын харап итәр. Аны вакытында бу эштән туктатырга да солдатын пыранлатып куып җибәрергә кирәк!» – дия-дия, тышка атылып чыкты. М.Шаһимәрдәнов. Җен ачуы чыккан әти икебезне дә өйдән пыранлатып куып чыгарды. Ватаным Татарстан 2) Бик каты әрләү, ачулану. Габделгазизнең үзендә дә гаеп булды. Атларын яхшылап кумаган иде. Хәбир бабай бик дөрес пыранлатты аны. В.Нуруллин Пыранлатып алу Аз гына, бераз пыранлату Пыранлатып ташлау Кинәт бик каты итеп пыранлату Пыранлатып тору Әледән-әле яки даими пыранлату |