ПЫРАН-ЗАРАН рәв. Билгеле бер тәртипне, эзлеклелекне сакламыйча, теләсә ничек итеп ◊ Пыран-заран килү 1) Төрле якка тузгу, таралу; тәртип бетү (әйберләр тур.). Пыран-заран килгән бүлмәгә кергәч, өстәлдәге кәгазь кисәгенә күзе төште. Безнең гәҗит; 2) Таркалу, рәте китү, тәртибе бозылу, чуалу, болгану. Түрә-кара, пыран-зыран килеп, әллә кайларга качып һәм яшеренеп беткәнлектән, чуалышка катнашкан бөтен волостьлар, авыллар һаман да хөкүмәтсез, властьсыз килеш иде. М.Галәү. Хәзер аның бер җайга салынган, айлар-еллар буе шулай дәвам итәр сыман тоелган тормышының көе китте, ачы җилләр көзен агач яфракларын тузгыткан кебек, дөньясы пыран-заран килде. Р.Кәрами. Ә хәзер барысы да пыран-заран килгән: план-графиклар өзелгән, детальләр әллә нигә бер генә килә, вәгъдәләр җилгә оча. Язмышлар яңарганда; 3) Тузгу, дулау, гауга кубару. [Ул кеше] сүзенә колак саламы, әллә үз белдегенчә пыран-заран килеп кенә йөриме? Э.Касыймов. Узган елның декабрендә медиаторларга пыран-заран килеп талашкан ике бакча күршесен дуслаштырырга туры килгән. Кәеф ничек?; 4) Юк-барга тотылу, әрәм-шәрәм булып бетү (мал-мөлкәт тур.). Пыран-заран китерү 1) Тузгыту, таркату, чәчү. --- өй эченә кереп, урын-җирләрен пыран-заран китереп ташлады. Ф.Яруллин. Бу дөньяда учакларны пыран-заран китереп таратып ташларлык давыллар, яңгырлар барын уйламады ---. М.Маликова. Бервакыт шулай өйгә кайтып керсәм, улларым өйне пыран-заран китереп ташлаган, бер генә әйбер дә урынында түгел. Яшел Үзән; 2) Бөтенләйгә тар-мар итү, юкка чыгару. --- Берәр атна үткәч, Җирдәге газеталарда «Киләчәк турында хатирәләр» фильмын пыран-заран китереп ташладылар. А.Тимергалин. Сәлим Ситдикович бу шомлы уйдырманы көчле дәлил белән шул ук минутта пыран-заран китерде. Д.Гыйсметдинов. Кыргый базар әдәбиятны пыран-заран китерә алмады. Татарстан яшьләре; 3) Мал-мөлкәтне юк-барга тотып бетерү, сарыф итү, тарату. [Хәбибулла] беренче ирдән калган мал-мөлкәтне пыран-заран китерә башлады. Ш.Хөсәенов. Пыран-заран туздыру к. пыран-заран китерү (2 мәгъ.). Мәскәү гаскәрләрен пыран-заран туздырган, олы-олы җиңүләр яулаган батыр кеше ул. Р.Батулла. Ул кешеләргә тыныч тормыш алып барырга ирек бирмәгән: бәләкәй авылларны талап, пыран-заран туздырып, кызларны урлап интектерә торган булган. Кызыл таң. Пыран-заран тузу к. пыран-заран килү (3 мәгъ.). Чыгыш ясаучы Әлмөхәммәт Шаһиев исә, «мәчетне 5–6 карт өчен буш тотмыйк» дип пыран-заран туза. Кызыл таң |