ПЫРАК I и. гар. диал. дини Борак (Мигъраҗ кичәсендә Мөхәммәд пәйгамбәрне өстенә атландырып Мәккәдән Иерусалимга күчергән җан иясе). Атың яхшы булса, бу – дөньяның пырагы. Мәкаль. Нур тоташты җиргә күктән, иңде нурдан бер пырак. Г.Тукай. Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә Җәбраил галәйһиссәлам пырак китергәндә бәйләгән алкасы бар. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар |