ПЫР иярт. 1. Кечерәк кош канатларын тиз-тиз какканда, очып киткәндә, нәрсә дә булса әйләнгәндә яки дерелдәп торганда чыккан тавышны белдерә. Әле анда, әле монда пыр да пыр очып йөрүче кызылтүшләрнең канат очлары кагылып киткән чакларда, сихри ай тузаннары яуган шикелле, җем-җем итеп кар коела. Г.Мөхәммәтшин

2. рәв. мәгъ. Бик тиз. Әйдә, йөгер пыр да пыр! Н.Исәнбәт

Пыр китерү к. пыр туздыру. Менәтерәк, пыр китереп бер сүгеп чыгыйм, дип кергән идем ---. Җ.Дәрзаман. Җиңги шулай пыр китереп ачуланып торгач, мәктәп кайгылары китте миннән. В.Нуруллин. Пыр кубып к. пыр тузып. Бергәләп пыр кубып туп кудылар, бергәләп, күз бәйләнгәч, посёлок халкының котын алып йөрделәр. Э.Касыймов. Пыр туздыру 1) Бар нәрсәне бутап, туздырып бетерү, сибү, чәчү. Зариф сөйли ачынып: – Өебезгә кергәннәр, Пыр туздырып йөргәннәр. Калмаган бит бернәрсә – Ни юрган, ни мендәрләр. Г.Афзал. Шул арада ниндидер бәндәләр, хәзинә эзләп, каберне пыр туздырып, сөякләрне таратып, мәсхәрә итеп китәләр. М.Галиев. Калтырана, Актарына Сәнди, Пыр туздыра өстәл асларын. З.Мансур; 2) Таркату, җимерү, тар-мар итү, юкка чыгару. [Тотыш] туган җиренә кайтып җитеп, анда атасы-анасы, ырудашлары күзенә күренде исә, яңадан зур көч белән килеп, Алмыш хан акбүреләрне пыр туздырмасмыни? Н.Фәттах. Пролетарий яуда ипле: Пыр туздырды интервентны. Ә.Исхак. Коточкыч өермәгә охшап, революция килеп кергән дә байларның дөньяларын пыр туздырган. М.Әмир; 3) Кемгә дә булса бик нык ачулану, дулау. Фәрхи әби һәммәбезне пыр туздырыр. Ш.Камал. Кайнана кайтып, пыр туздырып, килмешәкне куып чыгарырга тырышып карады ---. М.Маликова. Юкны бушка аударып, заяга вакыт уздырганнары өчен, укытучыны да, балаларны да пыр туздырырга иде исәбе. Җ.Дәрзаман. Пыр туздырып Бик нык, бик каты. Кызмача баштан машинасы белән урамда --- ләң-ләң өргән көчекләрне пыр туздырып чапкан Иршат иде. Р.Кәрами. Чирәм өстендә керт-керт итеп --- ямь-яшел дәү кыяр ашап утырган Нәбине Гайфулла пыр туздырып орыша иде. А.Гыйләҗев. Пыр тузу 1) Бик нык тузу; таралу, чәчелү, сибелү, һавага очу. Әни кайтып керде дә: – Пыр тузган өй эче! – ди. – Ax, тәлинкәм ватылган, Кайсыгызның эше? – ди. Р.Миңнуллин; 2) Таркалу, җимерелү, юкка чыгу, тар-мар ителү. Әй, «кара көч», кешелек Дөньясыннан көлмә син! Бервакытта пыр тузарсың, Әйләнерсең көлгә син!.. М.Гафури; 3) Бик нык ачулану, дулау, гауга чыгару, котырыну. Әгәр дә камыт бавы йомшак тартылып селкенә торган булса яки --- арба рәтләп майланмаса, пыр туза: «Болай булса, атны харап итәсез!» – дип, шунда ук тугартып кире җиктерә. М.Гафури. Кәлимулла абыйның Арзуга күзе төшкән, дигән хәбәр әнигә дә килеп ишетелде, иртәләрнең берсендә ул пыр тузды. А.Гыйләҗев. – Әй, төртелмәсәнә, Халидә! Гыймран сиңа гашыйк, ахрысы. Кичкә сез күрешәсез... – Нәрсә-ә?! – Халидә кинәт кенә пыр тузды. Н.Гыйматдинова. Пыр тузыну к. пыр тузу (3 мәгъ.). Кәкре Фәтхуллалар башта моңа пыр тузынганнар иде дә, ләкин әллә ни җимерә алмадылар, барыбер үзләренекен итәргә булып, эчтән тынып калдылар. Г.Иделле. [Фәридә:] Яратмыйм күз буяуны, алдауны, хәйләне. Китәбез дип пыр тузынгач кына, син хәлне сораша башладың. А.Гыйләҗев. Ишек катында пыр тузынган карчыкны Фатыйма чак кына тынычландыра алды. Г.Гыйльманов. Пыр тузып Бик нык, бик каты; бик кызу, бик тиз. Завод-фабрикалар бертуктамый үкергән пушкаларның снарядларыннан пыр тузып җимерелеп беттеләр. А.Алиш. Биергә электән үк яратмаганга, Рәнис, музыка астында пыр тузып сикерешкән парларны бераз гына күзәтеп торгач, бүлмәсенә менеп китәргә җыенды. Җ.Дәрзаман. Госман исә Оренбурда, Гомәр абзый кибетендә пыр тузып сәүдә эшенә өйрәнә. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә