ПЫ’ЛТ-ПЫЛТ ИТҮ ф. 1) Бер күтәрелү, бер кысылу; бер кабыну, бер сүнәр дәрәҗәгә килү (ут яну тур.). Минем фонарем кыек астында урап йөргән кискен җилдән бер-ике тапкыр гына пылт-пылт итте дә сүнде. Ә.Еники 2) Борчылудан яки ашыгып эшләүдән тән яки берәр орган еш-еш, нык бәреп тибү. Юлда барганда, күңел нәрсәдер сизә. Йөрәгем пылт-пылт итеп тибә бит. Т.Гыйззәт. [Аның] сул як бите пылт-пылт итеп тибә-калтырый, йөрәге авыртыр дәрәҗәгә җитеп сыкрый иде. М.Әмир 3) Йомшак кына ритмлы тавыш чыгару. Күзләрен ачу белән, ул система шешәсеннән пылт-пылт итеп чыккан һава шарчыкларын күрде, эченең ут булып януын тойды. Ф.Садриев. Самолёт очарга яраклы түгел. Бер шасси чәлпәрәмә килгән, бер канат төптән үк сынган, мотордан пылт-пылт итеп кайнар май тама. Р.Ибраһимов |