ПЫ’ЛТ ИТҮ ф. 1) Таму, тамчылау, шундый тавыш чыгару. Хәләфнең маңгаена беренче мунча тире бәреп чыкты, ул, тамчыга әверелеп, пылт итеп, аның кендегенә тамды. Х.Ибраһим 2) Кисәк төшеп китү; кисәк сүнү. Үзбәкстанга бару теләге пылт итеп сүнде. Н.Гыйматдинова 3) Кинәт, көтмәгәндә килеп чыгу, узып китү, качу һ.б.ш. эш-хәрәкәт башкарылу. Берсендә диңгез өстенә чалкан ятып җырлап җибәргән идем, яныма су астыннан пылт итеп бер баш калкып чыкты. Т.Миңнуллин. Һич селкенер рәт юк: ник алай да ник болай, нәрсә ул да нәрсә бу дип, әллә каян участковый пылт итеп килеп чыга. Шатлыклы кайгы |