ПЫЛДЫ’Р-ПЫЛДЫР иярт. 1. Кошлар канат какканда, тукыма җилдә җилфердәгәндә һ.б.ш. очракларда чыккан җиңелчә тавышны белдерә. Пылдыр-пылдыр төрелә-төрелә, тургайлар да Таң шатлыгы көен көйләп менеп бара. Ә.Ярмәки

2. с. мәгъ. Мәгънәсез, буш һәм күп (сүз тур.). Ит кунмаган авызга пылдыр-пылдыр сүз бирә, ди; Мие юк башка бадырайган [күпне күрүчән] күз бирә, ди. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә