ПЫЛА’У и. фар. Кыздырылган суган, кишер өстенә ит, дөге һәм төрле махсус тәмләткечләр салып пешерелгән ашамлык. Мәскәүдә бер сабакташ үзбәк дустым пылау пешереп кунакка чакыра торган иде. Г.Хөсәенов. Әнә Рустик сөйләп торды: беркөн пылау пешергәнсең, ярмасы таш кебек, ди, үзе көйгән, ди, җитмәсә, шыр тоз икән. Г.Зәйнашева. Көннәр аш бүлмәсендә пылау болгатып, көрпәчәдә чәйләп утырган картларны сыйлап уза торды. Р.Рахман ◊ Пылау өстендәге йөзем кебек макт. Бик кадерле, затлы; бизәк өстенә бизәк булырлык |