ПЫЖЫЛДА’У ф. 1) Пыж иткән тавыш чыгару. Күбәләкләр арасында умарта кортлары белән юллы-юллы сары шөпшәләр, юан-юан төклетуралар да пыжылдап очалар. Г.Рәхим 2) күч. Тузыну, бик каты дулау. Ул минем кебек пыжылдап кыза торган кеше түгел. М.Гайнетдинов Пыжылдап тору Озак вакыт дәвамында пыжылдау; һәрвакыт яки әледән-әле пыжылдау. Газ плитәсе җиде көн һәм җиде төн буе --- бертуктаусыз быгырдап, чыжылдап, пыжылдап торды ---. Г.Мөхәммәтшин |