ПЫ’ЖИК и. рус 1. 1) Төньяк болан бозавының тиресеннән эшләнгән күрек

2) Шул күректән тегелгән әйбер. Гыйзди шәп кенә корсак үстереп җибәрде, тәмам кайракланып беткән бүреге урынына пыжик менеп кунаклады. Р.Гаффар

2. с. мәгъ. Шул күректән тегелгән. Чурмантаев секретарьга аз гына баш иде дә, пыжик бүреген әйләндергәләп, ишеккә таба атлады. Г.Бәширов. Менә барысы да бүләкләрен биреп бетергәч, ул алгы яктан түбәсенә пыжик бүрек кидергән ак самавырны җиңел генә күтәреп керде ---. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә