ПЫЖ I и. рус 1) Ау мылтыкларының патроннарында: дары белән ядрә арасына тыгыла торган киез, катыргы, тире һ.б.ш. кисәге. [Патронга] дары саласың да пыж тыгасың, аннан менә шуның хәтле ядрә. Яннан янә пыж белән томалап куясың. Г.Гобәй. Янган шырпы ыргыту, сүндерелмәгән тәмәке, мылтык атканда җиргә төшкән пыж янгынга сәбәп булырга мөмкин. Авыл офыклары 2) Көпшә авызыннан корыла торган ау мылтыкларында заряд өстеннән тыгып куела торган йомарланган киез, катыргы, тире кисәге |