ПФЕ’ННИГ и. нем. Евро кулланышка кергәнче, Германиядә марканың йөздән бер өлешенә бәрабәр вак акча. Фрау Якоп кибетендә әйбер унбиш пфенниг торса, күрше кибеттә шул ук әйбер ун пфенниг торыр. Н.Дәүли. Алты ай буена бер пфенниг та түләгәннәре юк бит, әфәндем. А.Алиш. Егерме пфенниг түләсәң, шул скелет янында рәсемгә төшеп, ул рәсемне танышларыңамы, сөйгән кызыңамы җибәрә аласың. А.Толстой



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә