ПҮЧТӘК с. рус сөйл. 1. Әһәмиятсез, вак-төяк, юк-бар. Краннар торбаны икенче баштан күтәргәч тә, председатель зарланудан туктамады: – Нинди пүчтәк нәмәрсә аркасында ничә ел сусыз интектек. Ә.Баян. Берәүләр, тилереп, бар акчасын туздырып, марка җыя, шырпы кабындагы пүчтәк сурәтләр белән мавыга. А.Гыйләҗев. Беркөн Мәскәү радиосыннан яңа җырын тапшырдылар. Искитәрлек берние юк, пүчтәк җыр. Р.Кәрами 2. и. мәгъ. Юк-бар, әһәмиятсез нәрсә. «Аларны тоту – пүчтәк ул!» – дип уйларга өлгермәдем, командир мәсьәләнең җитдилеген сөйләп бирде. Г.Кашшаф. Бер күрүдә гашыйк булдым, дисәләр, Халидә, пүчтәк, дияр иде. Н.Гыйматдинова. Әнә тегендә бер ир яшь кенә кызны эләктергән... һи-һи, болар алдында минем ирнең гөнаһы пүчтәк кенә инде. М.Кәбиров |