ПҮЧИНКӘ и. рус диал. Зур авылдан аерылып утырган кечкенә авыл; яңавыл. Терпеле пүчинкәсенең бөтен кешеләре дә Стәрлетамакка күчерелгәч, ул да бушап калган. Гасырлар авазы. Шыгале пүчинкәсенең икенчесе Яңа Мәңгәр составында исәпләнгән, һәм аның белән бер авыл җәмгыяте төзелгән. Ватаным Татарстан. Йошкар-Ола шәһәрендә яшәгән Гафиятулла улы Таһир тырышлыгы белән, безнең нәсел башында 1830 елны туган Мәхмүт улы Латыйпның варисларын барлап, Бәрәңге районындагы кеше яшәмәгән Гайфулла пүчинкәсендә җыелдык. Мәдәни җомга |