ПҮНӘТӘЙ и. рус Берәр кешенең өен тентегәндә, милкен язганда һ.б.ш. очракларда шаһитлык өчен чакырылган кеше; гуаһ. Пүнәтәй латыш хатынга русча эндәшә башлады. Х.Камалов. Автобуста алардан тыш шаһит Сария Таешова, ике пүнәтәй дә бар иде. М.Насыйбуллин. Капитан ике пүнәтәй алып керә, алары исә тын гына бер якка барып чүмәшәләр. Р.Мирхәйдәров |