ПҮЛӘН и. рус сөйл. 1) Агачның ягар өчен кисеп алынган кыска бер кисәге; түмәр, бүкән. [Акмал] Галанка мичкә башта газета кисәкләре йомарлап салды, аннары балта белән бер пүләнне йомычкага ярып, пөхтәләп өйде дә ут элдерде. Г.Ахунов. Китап укырга иренеп, телевизор карап кына утырмый ул өйдә, --- җырлатып утынын кисә, дөбердәтеп пүләннәрен яра! Җ.Дәрзаман. Ник бер мәртәбә булса да кайтып, ике пүлән утынын ярып, коймасын рәтләп яисә бакчасын казып китмәдең? Г.Гыйльманов 2) Шул бүкәннең ярылган бер өлеше. Мич яна. Әсгать аңа ара-тирә яңа пүләннәр өсти. Пүләннәр, янарга теләмәгәндәй, --- пыскып, бераз чыжлап торалар. А.Шамов. Чыгып китсә, аның койкасына одеялы астына утын пүләне салалар. А.Гыйләҗев. Санап-санап кына җиде пүлән утынны кочагына төйи дә йорт ишегенә юнәлә Галия. Шәһри Казан 3) күч. Салкын, хиссез кеше. – Пүлән син, утын пүләне. Йөрәгең – кар базы! – Туйганчы тезде Зәмирә, Рәйхананың бите уттай кызышты. Р.Ишморатова. [Әлфия:] Менә шулай инде! Әле генә матурым, кызым, сеңлем, ә хәзер... дивана, пүлән... Рәхмәт сиңа да... Г.Әкбәр |