ПҮКЕЛДӘ’Ү ф. 1) Пүк-пүк иткән тавыш чыгу

2) Шундый тавыш чыгарып эшләү. --- тау башында Бәшир байның пар белән эшли торган бик шәп тегермәне пүкелдәп утыра. Г.Бәширов

Пүкелдәп алу Бер тапкыр яки аз гына вакыт эчендә пүкелдәү

Пүкелдәп җибәрү Кинәт пүкелди башлау

Пүкелдәп кую Бер тапкыр пүкелдәү

Пүкелдәп тору Даими яки әледән-әле пүкелдәү

Пүкелди башлау Пүкелдәргә тотыну

Пүкелди бирү Бернәрсәгә игътибар итмичә пүкелдәүне дәвам итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә