ПУ’ШКА и. рус 1) Ерак арага ата ала торган озын көпшәле артиллерия коралы; туп. Коры мылтык белән агулы газларга, кырык икешәр миллиметрлы пушкаларга каршы торып булмый шул. Т.Гыйззәт. Безне озатучы истребительләр, үзләренең пушка уты белән зенитчыларның утларын басар өчен, түбән төшеп киттеләр. Ф.Баттал. Элегрәк йозакларны пушкаларга да куйганнар. Д.Галимов

2) мед. Радиоактив нурлар белән дәвалау аппараты

3) Корпусы аша үткән һава агымын җылытып чыгару юлы белән төзелеш объекты, гараж һ.б.ш. зур мәйданлы биналарны җылыта торган күчерелмә прибор. Егәрлеге көйләнми торган пушка

4) Бура уенында: бишенче таякчыгы дүртпочмак рәвешле тезелгән таякчыклар өстенә куелган фигура. Уен кызып кына барганда, мин, оядагы пушканы бер бәрүдә сугып чыгарыйм әле дип, тәпәчемне бар көчемә ыргыт[тым]. Р.Төхфәтуллин

Пушкага алу Булмаган нәрсә, ялган белән куркытып, ни дә булса әйттерергә, эшләтергә тырышу, ниндидер эш-гамәлгә этәрү. Тукта әле, син нәрсә? Мине пушкага аласың. Андый хыял минем башыма да кергәне юк. Р.Ишморат. Шаярткан, пушкага алган ул сезне, Хөрми Җәмилен белмисез штүли, диярсең. Р.Зарипов. Пушка ите кит. Басып алу сугышларында көчләп үлемгә җибәрелә торган солдатлар массасы. Мондый хәл XVII–XVIII гасырларда Русиядә пушка ите итеп файдаланылган татар гаиләләрендә генә булырга мөмкин. М.Әхмәтҗанов. Ватан мәнфәгатьләренең кайда икән чикләре? Без бит бала үстермибез, бары... пушка итләре... Р.Харис. Ил язмышы хәл ителгән сугышларда пушка ите сыйфатында файдалану бер хәл, Чиләбе өлкәсендәге милләттәшләребезне атом афәтенә юлыктырып һәлакәткә дучар итүне --- ни дип юрарга? Р.Зарипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә