ПУ’Х ИТҮ ф. 1) Мылтык, туп аткан тавыш чыгару. – Әби, пух итте, – дип, [Аюхан] зур кара күзләрен әбисенә төбәде. Мылтык башка атмады, тирә-як тагы күнегелгән халәткә кайтты. Г.Якупова 2) Авыр сулыш алу. Ә бер егерме минуттан соң инде мин тирләгән-пешкән, пух итеп торган агайларны сафка тезеп, өс-башларын, мылтыкларын тиз генә күздән кичереп, үз артымнан ияртеп постларга алып та киттем. Ә.Еники 3) күч. Сулыш алу авырайганчы күп ашау; тәмам тую. Корсак тутырып пух иткәнче ашап чыгасың да эшләп торып җибәрәсең, әй. Г.Бәширов. Ашказаның пух итеп тормагач, кое суы, чишмә суы нигә? М.Мәһдиев. Бездә, Аллага шөкер, ите дә, бәрәңгесе дә җитәрлек. Кызларыбыз да көр тана шикелле пух итеп тора. Ф.Баттал 4) күч. Үзен әллә кемгә кую, тәкәбберләнү, масаю. Йөри идем мин пух итеп Төлке, янут толыптан, Инде хәзер өтәләндем Янып чыккан күк уттан. Г.Камал |