ПУХ иярт. Мылтык, туп атканда, берәр нәрсә шартлаганда чыга торган капылт, калын тавышны белдерә. Таякны мылтык итеп алга таба сузам да «пух, пух!» дим. Г.Афзал. – Наил, – диде Равил. – Ә мин сиңа, мин сиңа... пистолет бирәм. Пух, тых, трах, пуф... Н.Әхмәдиев. Ул җибәрә алмый андый ракетаны! Җибәрсә дә, аз гына күтәрелә дә – пух!.. Ярыла да кире җиргә әйләнеп төшә! Г.Бакиров |