ПУФЫЛДА’У ф. Пуф-пуф иткән тавыш чыгару. Тимерхан ишек катында күзлеген ялтыратып пуфылдап утырган кешене танып алды: Хәйруллин икән. М.Мәһдиев. Керпе – юаш җәнлек. Әмма кирәк чакта энәләрен тырпайтып, усал итеп пуфылдый да ала. Р.Батулла. Икенче көнне ике эшче пуфылдый-пуфылдый тагын да зуррак тартма өстерәп керде. Г.Әдһәм Пуфылдап җибәрү Кинәт пуфылдый башлау Пуфылдап кую Бер тапкыр пуфылдау. Пар ат белән бәрәңге күмдереп йөрүче Шәвәли агай җир башында атларны борганда бер хәл ала, пуфылдап сулап куя, кайвакытта аның җырлаганы да ишетелә. М.Мәһдиев Пуфылдый башлау Пуфылдарга тотыну |