ПУФ-ПУ’Ф КИЛҮ ф. к. пуф-пуф итү. Алачыкны әйләндереп алган койма күләгәсендә эсселектән гаҗиз булган ике бозау пуф-пуф килеп мышнап ята. А.Гыйләҗев. Мәхлук бәти юеш борынын Рушадның яңагына, колагына төрткәләп пуф-пуф килде, иснәде. М.Мәһдиев. Ә поезд, пуф-пуф килеп, Мәскәвенә китеп барды. Г.Гомәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә