ПУФ-ПУ’Ф ИТҮ ф. 1) Өзек-өзек яки озак-озак сулыш чыгару. Бәрәңге өстендәге көл су шикелле агып төшә, аның әле бер, әле икенче җиреннән пыш иттереп кайнар сулыш бәреп чыга. Монысы, көл астындагы кайнарга түзә алмыйча, пуф та пуф итеп бәрәңгенең сулыш алуы инде. Г.Бәширов. Көндез эшләп, кичен минем белән булышып, ул да шактый талчыккан булгандыр инде, биш-ун минут дигәндә пуф-пуф итеп йоклап та китте. В.Нуруллин

2) Авыр сулау, пуфылдау. Батыргали агай илә Шубин да пуф-пуф итеп, ашыга-ашыга пароходка йөгер[деләр]. Ш.Мөхәммәдев. Таналары, сарыклары җәй буе рәхәтләнеп билдән печән эчендә йөри. Көз җиткәндә, дуңгыз шикелле булып симерә. Пуф-пуф итеп көчкә торалар. Т.Мөхәммәтшин

3) Күп итеп пар, төтен яки газ чыгару. Казан өстенә ябылган түгәрәк агач капкачның әле бер читеннән, әле икенче читеннән пуф-пуф итеп пар бәрә. М.Шабаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә