ПУ’Ф ИТҮ ф. 1) Өзек-өзек тавыш, сулыш чыгару. Поезд килде пуф итеп, Килеп басты тып итеп. Б.Рәхимова. Менә берзаман бәрәңгеләр: «Пештек, өлгердек», – дигәндәй, кайнар көлне «пуф-ф-ф...» итеп, астан өреп җибәрәләр. Г.Сабитов. Иреннәре сулыш белән я авызына кереп китә әбинең, я пуф итеп тышка җилфердәп чыга. Шатлыклы кайгы 2) күч. Кабару, күперү; көрәю. [Хәйдәр] – пуф итеп тора торган, менә дигән зур кара мыеклы [егет]. Ә.Фәйзи 3) күч. Тәкәбберләнү, үзен әллә кемгә кую. [Байлар] озын-озын туннарын тектерәләр төлкедән. Пуф итеп йөргәннәрен күрсәң, чыдый алмассың көлкедән. Ш.Мөхәммәдев |