ПУФ иярт. 1) Авыр итеп сулаганда, авыздан күп итеп һава чыгарганда чыккан тавышны белдерә. Сыерлар шул ук, пуф та пуф кайталар, күәс-күәс җиленнәр як-якка чайкала. А.Гыйләҗев

2) Күп итеп пар, төтен бөркелү тавышын һәм рәвешен белдерә. – Пуф, пуф. Гыжт, гыжт... – Әбәү! – малайлар чырылдашып, кычкырышып [паровоздан] читкә качтылар. Безнең юл

3) к. пух. Алмаз җирдә яткан таягын табып, «бүре»гә төзәде, «атып» җибәрде: – Пуф! Пуф! Х.Ширмән

4) ымл. Уфтану, көрсенү, зарлану һ.б.ш.ны белдерә. Пуф! Болар кайда югалдылар инде тагын? Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә