ПУТЧ и. нем. Бер төркем кешеләрнең дәүләт белән идарә итүне үз кулларына алырга омтылышы; шундый гамәл. Элек – инкыйлаб иде, ә хәзер – путч. Т.Кәримов. Туксан беренче елның август путчына кадәр биш ел буе ул барлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби журналларны укып барды. Казан утлары. Бу көнне, Борис Ельцин президент итеп сайланган, дигәнрәк тә сүзләр ишеттем, хәтта, путч булгандыр, диючеләр дә килеп чыкты. Кәеф ничек?



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә