ПУТЁВКА и. рус 1) Ял йорты, санаторий һ.б.ш. берәр урынга баручыга бирелә торган таныклык; юллама. Август аена хатыны белән икесенә путёвка тапкан иде. Х.Сарьян. Вәли абзыйны ялга, әлбәттә, зур почёт белән озаттылар. Вәли абзыйга үз кулы белән районның почёт грамотасын, Ессентукига путёвка тапшырды. М.Мәһдиев. Ул, мең мәртәбә үгетләп, мең тапкырлар каргап, Таһирны көньякка ял итәргә барырга путёвкалар артыннан йөрергә күндерде. Н.Акмал

2) махс. Транспорт йөртүчеләр өчен маршрут һәм үтәлә торган эшнең төре язылган рәсми кәгазь. [Хәйрүш үзбушаткычта] эшләргә ризалыгын белдерде, путёвкалар яздырды. М.Хәсәнов. Сәлимнең, китап түгел, каләм тотуы да путёвкага һәм хезмәт хакы ведомостена кул куйган көннәрне генә. Р.Кәрами. Бездә бит авыллар арасындагы километрлар төгәл билгеле, алар путёвкага нинди генә сан язса да, артыгы түләнми. Ватаным Татарстан

3) Кая да булса эшкә җибәрү юлламасы. 1972 елны --- комсомол путёвкасы белән КамАЗ төзелешенә кайтканнар. Язмышлар яңарганда

4) күч. Нинди дә булса эшнең башлангычына юл ача, мөмкинлек тудыра торган нәрсә. Соңгы сынауны биргәч тә, --- Яруллин аттестат алырга килде. Газизов аңа бу зәңгәрсу кәгазьне үзе тапшырды. – Менә тормышка путёвка, Әхмәт, менә сиңа ике кулым! – диде ул ---. З.Вәли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә